Минем сайт
 Укучыларым язган шигырьләр

 Яшьлек.

 

Утырасың кайчагында,

Күңелдә шундый моңсу.

Яшьлегең чаба каядыр,

Юк уе кире кайту.

 

Ә бит әле ул бу таңда

Маташты чәчәк атып.

Хәзер менә кояш кебек,

Нигәдер бара батып.

 

Шундый кызык иде аның

Чәчәк аткан чагында.

Күңелләрдә дәрт булганда,

Шаярып уйнаганда.

 

Юк шул, тормый җүләр яшьлек,

Китәргә  бик ашкына.

Ялварсаң да, сорасаң да,

Калмый минем янымда.

 

Ятим нарасый.

 

Тышта ачы җил улый,

Анда – монда сугыла.

Тәрәзәгә вак – вак яңгыр

Никтер бәрелеп ява.

 

Шушы тәрәзә артында

Моңлы күзләр күренә.

Ул күзләрдә булган нурлар

Акрын – акрын сүрелә.

 

Яшь нарасый, әле бала,

Ә йөрәктә нинди яра!

Ул нигә япа – ялгыз?

Нигә ата – анасыз?

 

Кансыз, бәгырьсез булып,

Калдырып киткән ана.

"Хәлләрен белим,” – диеп,

Күрергә килми ата.

 

Ә нарасый  ачу белми,

Бәләкәй йөрәк тибә.

Моңлы күзләрен юнәлтеп,

Урамнан нидер көтә.

 

Ә урамда – ачы җил.

Анда – монда сугыла...

Тәрәзәгә вак – вак яңгыр

Никтер бәрелеп ява.

 

Әхмәт мәктәбе укучысы Сөләйманова.

 

 

***Тормыш безгә нидер бүләк итә, нидер ала...

Каршыбызда төрле – төрле тозак кора.

Нигә генә түзми адәм баласы.

Ни булса да, кирәк алга барасы.

 

 

Әниемә.

Назлы куллар җанны иркәли...

Назлы караш – яшәү мәгънәсе.

Әни куены җил – яңгыр тидерми.

Яшисе иде анда, мәңге яшисе.

 

Сиңа һәйкәл куяр идем, әни!

Тик тапмадым сиңа торырлык таш.

Йолдызларга үрелгән идем – әллә ни

Буем җитмәде... Каршыңда иим баш.

 

Рәнҗетсәм дә, әни, кичерәсең,

Буталсам да, әни, чишешәсең.

Уңышыма миннән күбрәк сөенәсең,

Уңышсызлык булса җиңешәсең.

 

Кояш һәм син булсын гел янәшә,

Авырма, кайгырма, бәхетле яшә!

  

Әхмәт мәктәбе укучысы Мостафина 

 

 

 

***Әй, Тукай, Тукай,

Син һаман исән бугай.

Яшисең безнең йөрәкләребездә,

Тик без сине онытмыйбыз үзебез дә.

Сиңа күпме һәйкәлләр куелган,

Күпме кеше чәчәк тотып иелгән.

Безнең илебезгә дан бирәсең,

Тик  үлмәгәнсең үз үлемең белән.

Синең иҗатың күп илләргә таралган,

Аларның күпмесе иң матурлар дип саналган.

Гомерең кыска булса да,

Иҗатың мәңгегә калыр безнең хисләребездә.

Бик зур рәхмәт сиңа, Тукай.

Үз эшләрең өчен, кадерле дускай. 

 

7нче сыйныф укучысы Ягудин 

 

Пәнҗешәмбе, 27.06.2019, 03:10
Сәламлим Сезне, Гость
Баш бит | Теркәлү | Керү
Керү формасы
-
Җырлар
безнең сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Барлыгы җавап: 147
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Нәни чат
500
Эзләү
ВК

Copyright MyCorp © 2019