Минем сайт
 Доска объявлений
Баш бит » Доска объявлений » Истәлекле даталар » Истәлекле даталар

В категории объявлений: 3
Показано объявлений: 1-3


Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Просмотрам

   

 

      20 нче октябрь - татар халкының күренекле әдибе, бүгенге татар әдәбиятының әйдәп баручы прозаигы, Татарстанның халык язучысы, күп санлы премияләр лауреаты Нәбирә Гыймадиеваның туган көне. Аның быел күркәм юбилее. Әдәбият сөючеләргә ул "Сихерче", "Бүре каны", "Китәм, димә", "Сәвилә", "Кыргый",  "Парлы ялгыз", "Мәхәббәттә гөнаһ бар", "Синдә минем хакым бар", "Бер тамчы ярату", "Хатыннар сагышы" һәм башка бик күп әсәрләре аша таныш. 

Истәлекле даталар | Просмотров: 362 | Дата: 14.10.2019 | Комментарии (0)

Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов —  Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 1946 нчы елның 13 октябрендә Зәй районы  Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 

1992 елда «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» китаплары өчен 1992 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

2006 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.

Быел аның тууына 70 ел.

Истәлекле даталар | Просмотров: 338 | Дата: 10.10.2019 | Комментарии (0)

 

                  Бүген, ягъни 15 нче февраль көнне, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Быел ул  -  туганга 110 ел. 

           Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. 

Аның турында мәгълүматны биредән карый аласыз.

Истәлекле даталар | Просмотров: 330 | Дата: 15.02.2016 | Комментарии (0)

Якшәмбе, 09.08.2020, 08:28
Сәламлим Сезне, Гость
Баш бит | Теркәлү | Керү
Керү формасы
-
Җырлар
безнең сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Барлыгы җавап: 161
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Нәни чат
500
Эзләү
ВК

Copyright MyCorp © 2020