Минем сайт
 Доска объявлений
Баш бит » Доска объявлений » Истәлекле даталар

Туган көннәр [16]Истәлекле даталар [3]

В разделе объявлений: 19
Показано объявлений: 1-19

 

         28 нче октябрь - татар театрының күренекле артисты, күп рольләр башкаруына карамастан, тамашачыларга Әлмәндәр роле аша таныш булган Шәүкәт Биктимеровның туган көне.

              Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров (1928 елның 28 октябре, Миңгәр, Саба районы — 2012 елның 28 мае, Казан) — татар артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстан халык артисты (1968), РСФСР халык артисты (1970), ССРБ халык артисты (1977), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, «Тантана» премиясе(2012) лауреаты[2], ССРБның К.С.Станиславский исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Фәннәр Академиясенеңшәрәфле әгъзасы (2007). 1958-1991 елларда — КПСС әгъзасы.

 

 

 

Туган көннәр | Просмотров: 168 | Дата: 14.10.2017 | Комментарии (0)

   

 

      20 нче октябрь - татар халкының күренекле әдибе, бүгенге татар әдәбиятының әйдәп баручы прозаигы, Татарстанның халык язучысы, күп санлы премияләр лауреаты Нәбирә Гыймадиеваның туган көне. Аның быел күркәм юбилее. Әдәбият сөючеләргә ул "Сихерче", "Бүре каны", "Китәм, димә", "Сәвилә", "Кыргый",  "Парлы ялгыз", "Мәхәббәттә гөнаһ бар", "Синдә минем хакым бар", "Бер тамчы ярату", "Хатыннар сагышы" һәм башка бик күп әсәрләре аша таныш. 

Истәлекле даталар | Просмотров: 251 | Дата: 14.10.2017 | Комментарии (0)

Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов —  Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 1946 нчы елның 13 октябрендә Зәй районы  Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 

1992 елда «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» китаплары өчен 1992 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

2006 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.

Быел аның тууына 70 ел.

Истәлекле даталар | Просмотров: 173 | Дата: 10.10.2017 | Комментарии (0)

 

  18 сентябрь - татар язучысы, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның туган көне. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә.

Туган көннәр | Просмотров: 178 | Дата: 18.09.2017 | Комментарии (0)

        16 нчы сентябрь - татар халкының күренекле язучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы (1976), «Почет Билгесе» (1966) ордены лауреаты,Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Атилла Расихның туган көне.

        Танылган әсәрләре: «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» һәм башкалар

Туган көннәр | Просмотров: 181 | Дата: 15.09.2017 | Комментарии (0)

              

 

15 сентябрь тагын бер күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең туган көне. 

       Ул 1895 нче елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының   Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бондюг, Воткинск, Ижау заводларында эшли. 19191922 елларда аның артистлык сәләте ачыла. Самарада З.Солтанов оештырган драма студиясендә укыганнан соң, Таҗи Гыйззәт Татар Дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «Наёмщик», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.

Туган көннәр | Просмотров: 231 | Дата: 14.09.2017 | Комментарии (0)

           

        15 нче сентябрь - татар халкының күренекле драматургы, татар театрына нигез салучыларның берсе,   актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның туган көне. Әдәбият сөючеләр аны барыннан да элек  “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“, "Казан сөлгесе" кебек әсәрләр аша белә.

 Тинчурин исемендәге театрга рәхим итегез!

Туган көннәр | Просмотров: 165 | Дата: 14.09.2016 | Комментарии (0)

 

Күренекле прозаик, тирән психологизм  остасы Әмирхан Еники  1909 елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районыЯңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 

Әсәрләре: "Матурлык", "Кем җырлады?", "Бер генә сәгатькә", "Тауларга карап", "Рәшә",  «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге», «Кунакчыл дошман»,  «Саз чәчәге», «Йөрәк сере», "Әйтелмәгән васыяь". 

Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Туган көннәр | Просмотров: 400 | Дата: 02.03.2016 | Комментарии (0)

Шәриф Камал - язучы, драматург.

              1884  нче елның 27 нче февралендә туган. Шәриф Камал – үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән татар халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучыларның берсе. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1940 елда Ленин ордены белән бүләкләнә, аңа шулай ук «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әсәрләре: "Акчарлаклар", "Буранда", "Уяну", "Матур туганда" һ.б.

Туган көннәр | Просмотров: 250 | Дата: 27.02.2016 | Комментарии (0)

 

                   22 нче февраль - татар халкының күренекле улы, язучы, драматург, сәясәтче Гаяз Исхакыйның туган көне. Халкыбыз язмышы кебек аянычлы язмыш иясе, шул ук вакытта көчле рухын төрмәләр, сөргеннәр сындыра алмаган олы шәхес ул. Хаксызга рәнҗетелеп, гомеренең күп өлешен туган иленнән, туган халкыннан читтә үткәрсә дә, соңгы сулышынача татарлыгын саклап кала белгән, милләтенең киләчәге хакында кайгыртып яшәгән Исхакый.

Туган көннәр | Просмотров: 176 | Дата: 21.02.2016 | Комментарии (0)

 

                  Бүген, ягъни 15 нче февраль көнне, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Быел ул  -  туганга 110 ел. 

           Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. 

Аның турында мәгълүматны биредән карый аласыз.

Истәлекле даталар | Просмотров: 219 | Дата: 15.02.2016 | Комментарии (0)

   

        1938 нче елның 9 нчы февралендә Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, танылган прозаик һәм драматург Фәнис Яруллин дөньяга килгән. Безгә ул барыннан да элек "Җилкәннәр җилдә сынала", "Кыйгак - кыйгак каз кычкыра", "Яралы язмышлар", "Ак төнбоек", "Әнә килә автомобиль", "Бер күрешү - үзе бер гомер" кебек әсәрләр аша таныш. 

Туган көннәр | Просмотров: 308 | Дата: 08.02.2016 | Комментарии (0)

 

Ибраһим Гази, язучы. 1907  нче елның  4 нче февралендә туган.

Туган көннәр | Просмотров: 258 | Дата: 03.02.2016 | Комментарии (0)

 

Фатих Хөсни, прозаик, 1908 нче елның   3 нче февралендә туган.

Туган көннәр | Просмотров: 243 | Дата: 02.02.2016 | Комментарии (0)

2 февраль - күренекле мәгърифәтче, галим, җәмәгать эшлеклесе, педагог, тәрҗемәче, фольклорчы. гомумән әйткәндә, күпкырлы талант иясе Каюм Насыйриның тууына 191 ел.  Ул  1825 елның 14(2) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан   авылында туа

Туган көннәр | Просмотров: 216 | Дата: 01.02.2016 | Комментарии (0)

9 нчы февраль - Татарстанның халык шагыйре, язучы  һәм драматург, М. Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге премия лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры Фәнис Яруллинның туган көне. Әсәрләре: "Җилкәннәр җилдә сынала", "Яралы язмышлар", "Ак төнбоек", "Сез иң гүзәл кеше икәнсез", "Кыйгак - кйгак каз кычкыра" һ.б. 

Туган көннәр | Просмотров: 249 | Дата: 08.02.2015 | Комментарии (0)

1907-1971

4 нче февраль - татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты, "Йолдызлы малай", "Онтылмас еллар", "Алар өчәү иде" кебек әсәрләр авторы Ибраһим Газиның туган көне

Туган көннәр | Просмотров: 234 | Дата: 04.02.2015 | Комментарии (0)

1908 нче елның 3 нче февралендә прозаик Фатих Хөсни дөньяга килгән. Ул безгә "Сөйләнмәгән хикәя", "Малай белән солдат", "Йөзек кашы", "Җәяүле кеше сукмагы", "Авыл өстендә йолдызлар" һәм башка бик күп әсәрләре аша таныш. 

Туган көннәр | Просмотров: 311 | Дата: 02.02.2015 | Комментарии (0)

1825 нче елның 2 нче февралендә бөек мәгърифәтче, әдип, татар халкының рухи үсешенә ярты гасыр буена фидакарь хезмәт иткән Каюм Насыйри дөньяга килгән. Бөтен гомерен безнең халкыбызны агартып, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган өлкән агабыз – бөек рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле тормышка ирешүенә чын күңелдән ышанган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу- сүгелүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, армый – талмый эшләгән К.Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына.

Туган көннәр | Просмотров: 205 | Дата: 02.02.2015 | Комментарии (0)

Пәнҗешәмбе, 27.06.2019, 03:54
Сәламлим Сезне, Гость
Баш бит | Теркәлү | Керү
Керү формасы
-
Җырлар
безнең сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Барлыгы җавап: 147
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Нәни чат
500
Эзләү
ВК

Copyright MyCorp © 2019