15 нче февраль - татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил нең туган көне. Шул уңайдан Әхмәт мәктәбе укучылары Quizizz технологисе кулланып үткәрелгән онлайн - викторинада катнаштылар. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Н. Зәйнуллина үткәрде. Викторинаның максатлары – Муса Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнүгә ирешү; Ватанны ярату, аның батыр уллары – кызлары белән горурлык хисе тәрбияләү. Викторина үткәрелгәнче, укучыларга танышырга тиешле шигырьләр исемлеге бирелде, М. Җәлилнең тормыш юлы буенча мәгълүматлар тәкъдим ителде. Уенның нәтиҗәләре укучыларның әлеге эшкә җитди караулары күрсәткече булып тора. Заманча технологияләр кулланылганга, әлеге чара тагын да мавыктыргыч булды. Укучылар тиз арада биремнәрне үтәделәр һәм Муса Җәлил иҗаты алар өчен кызыклы булуын, үзләренең бу өлкәдә белемнәре тирән һәм ныклы икәнен күрсәттеләр.
9 нчы феврал ь - Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исеменд ә ге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры , шагыйр ь, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның туган көне. Шул уңайдан Әхмәт мәктәбе укучылары социаль челтәрләрдә флешмоб үткәрделәр. Укучылар үз битләрендә Ф. Яруллин портретыннан һәм аның үзләре яраткан шигырьләреннән торган язмалар урнаштырдылар. Әлеге чара укучыларда һәм ата- аналарда Ф. Яруллин иҗатына кызыксыну уяту, шәхесенә карата ихтирам тәрбияләү максатыннан оештырылды. Шулай ук социаль челтәрләрдә үзеңне тоту кагыйдәләренә, ул челтәрләрнең мөмкинлекләре киң икәненә дә аерым басым яслды. Укучылар да, ата – аналар да чарада бик теләп катнашты. Аеруча Гыйләҗевләр гаиләсен актив булды.
21 нче гыйнвар көнне Әхмәт авылы мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы булып узды. "Тел - белемнең ачкычы" дигән исем астында үткәрелгән чарада укучылар тел, әдәбият, мәдәният белән бәйле биремнәр үтәделәр. Ярыш бик күңелле үтте, мәгълүмати яктан да бай иде.
28 нче октябрь - татар театрының күренекле артисты, күп рольләр башкаруына карамастан, тамашачыларга Әлмәндәр роле аша таныш булган Шәүкәт Биктимеровның туган көне.
Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров (1928 елның 28 октябре, Миңгәр, Саба районы — 2012 елның 28 мае, Казан) — татар артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстан халык артисты (1968), РСФСР халык артисты (1970), ССРБ халык артисты (1977), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, «Тантана» премиясе(2012) лауреаты[2], ССРБның К.С.Станиславский исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Фәннәр Академиясенеңшәрәфле әгъзасы (2007). 1958-1991 елларда — КПСС әгъзасы.
20 нче октябрь - татар халкының күренекле әдибе, бүгенге татар әдәбиятының әйдәп баручы прозаигы, Татарстанның халык язучысы, күп санлы премияләр лауреаты Нәбирә Гыймадиеваның туган көне. Аның быел күркәм юбилее. Әдәбият сөючеләргә ул "Сихерче", "Бүре каны", "Китәм, димә", "Сәвилә", "Кыргый", "Парлы ялгыз", "Мәхәббәттә гөнаһ бар", "Синдә минем хакым бар", "Бер тамчы ярату", "Хатыннар сагышы" һәм башка бик күп әсәрләре аша таныш.
Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов — Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 1946 нчы елның 13 октябрендә Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган.
1992 елда «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» китаплары өчен 1992 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
2006 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.
Быел аның тууына 70 ел.
18 сентябрь - татар язучысы, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның туган көне. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә.
15 нче сентябрь - татар халкының күренекле драматургы, татар театрына нигез салучыларның берсе, актер һәм режиссе р Кәрим Тинчуринның туган көне. Әдәбият сөючеләр аны барыннан да элек “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“, "Казан сөлгесе" кебек әсәрләр аша белә.
Тинчурин исемендәге театрга рәхим итегез!
В МБОУ "Ахметьевская ООШ" прошел урок цифры по теме "Персональные помощники". Ученики познакомились с виртуальным помощником Алисой и тем, как ее "обучают". Им было предложено пройти тренажер на сайте "Урок цифры" по ссылке https://урокцифры.рф/lesson/personalnye-pomoshhniki/
Бәйрәмнәр |
Просмотров: 330 |
Дата: 01.09.2019
|
С 12 по 17 ноября в МБОУ "Ахметьевская ООШ" прошли мероприятия в рамках "Единого урока по безопасности в сети "Интернет". 12-13 ноября учащиеся 1-9 классов выполнили Всероссийскую контрольную работу по информационной безопасности и получили сертификаты.
14-15 ноября 4 ученика участвовали в V Международном квесте по цифровой грамотности "Сетевичок" - осень 2018".
Так же было проведено родительское собрание по информационной безопасности и розданы листовки и брошюры, проведены инструктажи для родителей и учителей.
16 ноября прошел единый урок безопасности в сети "Интернет" с участием депутатов совета местного самоуправления. Они провели с учениками беседу на эту тему, просмотрели ролик, был проведен подробный инструктаж и розданы листовки и брошюры.
16 нчы сентябрь - татар халкының күренекле язучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ( 1976 ), «Почет Билгесе» ( 1966 ) ордены лауреаты,Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Атилла Расихның туган көне.
Танылган әсәрләре: «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» һәм башкалар
15 сентябрь тагын бер күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең туган көне.
Ул 1895 нче елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бондюг, Воткинск, Ижау заводларында эшли. 1919 – 1922 елларда аның артистлык сәләте ачыла. Самарада З.Солтанов оештырган драма студиясендә укыганнан соң, Таҗи Гыйззәт Татар Дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», « Наёмщик », «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.
Аттестация үтү буенча яңалыкларны биредән карый аласыз
Укучылар һәм ата-аналар игътибарына! Белем көне уңаеннан линейка сәгать 9 да башлана. Бәйрәмгә көтеп калабыз!
17 нче август көнне Әлки районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе була
Бәйрәм белән, балалар! Исән - имин булыгыз!
Бәйрәмнәр |
Просмотров: 390 |
Дата: 01.06.2016
|
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата- аналар! Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәм. Җәйләр имин булсын, күңелле һәм файдалы үтсен. Киләсе уку елында да очрашырга насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!
Бәйрәмнәр |
Просмотров: 278 |
Дата: 25.05.2016
|
26 нчы апрель көнне, һәр елдагыча, Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде. Аларны биредән карый аласыз.
"Укытучы - эксперт", "Укытучы - остаз" Грантлары нәтиҗәләре билгеле булды.
"Ел укытучысы - 2016" конкурсының зона этаплары нәтиҗәсе билгеле булды
Күренекле прозаик, тирән психологизм остасы Әмирхан Еники 1909 елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы ) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган.
Әсәрләре: "Матурлык", "Кем җырлады?", "Бер генә сәгатькә", "Тауларга карап", "Рәшә", «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге», «Кунакчыл дошман», «Саз чәчәге», «Йөрәк сере», "Әйтелмәгән васыяь".
Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
6 -7 сыйныфлар игътибарына. 4 нче март көнне строй җыры ярышы була. Алдан әзерләнүегез сорала!
Шәриф Камал - язучы, драматург.
1884 нче елның 27 нче февралендә туган. Шәриф Камал – үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән татар халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучыларның берсе. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1940 елда Ленин ордены белән бүләкләнә, аңа шулай ук «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әсәрләре: "Акчарлаклар", "Буранда", "Уяну", "Матур туганда" һ.б.
Барча ир - егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! 23 февраль – ул Ватан сагында торучылар , хәрби хезмәтне үтүчеләр һәм әле беренче адымнарын атлап килүче — яраткан улларыбыз, ирләр,әтиләр, абыйлар көне. Бүген без батырларча ил чикләребезне яклаган һәм хәзер дә яклап торучы, хәрби бурычларына тугырылыклы калучыларыбызны олылыйбыз. Сезгә һәрчак бүгенгедәй үрнәк булуны, сәламәт яшәүне,бәхеткә ирешүне,тынычлык, гаиләгездә аңлашу һәм мәхәббәт телибез.
Бәйрәмнәр |
Просмотров: 425 |
Дата: 23.02.2016
|
22 нче февраль - татар халкының күренекле улы, язучы, драматург, сәясәтче Гаяз Исхакыйның туган көне. Халкыбыз язмышы кебек аянычлы язмыш иясе, шул ук вакытта көчле рухын төрмәләр, сөргеннәр сындыра алмаган олы шәхес ул. Хаксызга рәнҗетелеп, гомеренең күп өлешен туган иленнән, туган халкыннан читтә үткәрсә дә, соңгы сулышынача татарлыгын саклап кала белгән, милләтенең киләчәге хакында кайгыртып яшәгән Исхакый.
"Ел укытучысы - 2016" конкурсының муниципаль һәм зона этабы нәтиҗәләре турында "Әлки хәбәрләре" язмасы
Бүген, ягъни 15 нче февраль көнне, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Быел ул - туганга 110 ел.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде.
Аның турында мәгълүматны биредән карый аласыз.
14 нче февраль - Гашыйклар көненә концерт номеры, бәйрәм котлавы әзерләргә онытмагыз!
1938 нче елның 9 нчы февралендә Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, танылган прозаик һәм драматург Фәнис Яруллин дөньяга килгән. Безгә ул барыннан да элек "Җилкәннәр җилдә сынала", "Кыйгак - кыйгак каз кычкыра", "Яралы язмышлар", "Ак төнбоек", "Әнә килә автомобиль", "Бер күрешү - үзе бер гомер" кебек әсәрләр аша таныш.
Ибраһим Гази, язучы. 1907 нче елның 4 нче февралендә туган.
Татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиаданың катнашучылары билгеле булды. Аларны биредән карый аласыз.
Фатих Хөсни, прозаик, 1908 нче елның 3 нче февралендә туган.
2 февраль - күренекле мәгърифәтче, галим, җәмәгать эшлеклесе, педагог, тәрҗемәче, фольклорчы. гомумән әйткәндә, күпкырлы талант иясе Каюм Насыйриның тууына 191 ел. Ул 1825 елның 14(2) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында туа
Игътибар! Район күләмендә патриотик тәрбия айлыгы игълан ителә. Айлык дәвамында рәсем, иҗади эшләр, строй җыры буенча һ. б. конкурслар, спорт төрләре буенча ярышлар, төрле очрашулар үткәреләчәк. Тимур эше дәвам итә! Сездән актив катнашуыгызны сорап калам.
Сыйныф җитәкчесе - Г. Н. Зәйнуллина
Сыйныфташларыбыз Раилне, Азатны һәм Фәнилне көрәш буенча Татарстан беренчелегендә яулаган уңышлары белән котлыйбыз!
Хөрмәтле ата - аналар! Һава температурасы түбәнәю сәбәпле, балаларны өшүдән саклагыз. Температура - 23 һәм аннан түбәнрәк булганда, 1-4 сыйныфларда, - 25 һәм аннан да түбәнрәк булганда, 5-9 нчы сыйныфларда укулар булмаячак.
Туңганда беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен кабатлагыз!
Татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиаданың интернет- туры нәтиҗәләре билгеле булды. Аларны биредән карый аласыз.
Татар теленнән төбәкара олимпиаданың интернет- туры нәтиҗәләре билгеле булды. Аларны биредән карый аласыз.
2016 нчы ел - Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы дип игълан ителде
22 нче декабрь көнне 7 нче сыйныф укучылары шугалак чистарттылар һәм тимераякта шуу буенча ярыштылар.
Билгеле булганча, предмет олимпиадаларының муниципаль этаплары төгәлләнде. Мәктәбебезнең укучылары А. Шиһапованы татар әдәбиятыннан олимпиада җиңүчесе, татар теленнән призер булуы белән, Э. Хәмитованы татар әдәбиятыннан олимпиада призеры булуы белән тәбрик итәм. А. Шиһаповага Республика турында уңышлар телим.
2016 нчы ел Россия киносы елы дип игълан ителде
Хөрмәтле ата - аналар! 15 нче декабрь көнне мәктәпкә район психологлары килә. Алар тренинг һәм тикшерү үткәрәчәкләр. Соңыннан ата - аналар белән җыелыш була. Катнашуыгызны көтеп калабыз!
БРТның 2016 нчы ел өчен яңа демовариантларын биредән карый аласыз
Яңа ел бәйрәме уңаеннан сыйныфлар арасында иң матур кар бөртеге һәм ч ыршы ясаучылар бәйгесе игълан ителә. Катнашуыгызны көтеп калабыз. (эшләр 15 нче декабрьгә чаклы кабул ителә)
Керү формасы
-
Җырлар
безнең сораштыру
Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Нәни чат
Эзләү
ВК