Минем сайт
 Цитаталар дәфтәре
    Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.
Фәнис Яруллин
Караулар: 387 | Өстәде: gulshat | Дата: 24.04.2012 | Комментарийлар (0)

      Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.
Фәнис Яруллин
Караулар: 433 | Өстәде: gulshat | Дата: 24.04.2012 | Комментарийлар (0)

Иң кыены - үзеңне танып белү, иң җиңеле - башкаларга киңәш бирү.
Фалес
Караулар: 465 | Өстәде: gulshat | Дата: 14.03.2012 | Комментарийлар (0)

   "Дөньяга килгән сәгать белән балалар тәрбиягә мохтаҗдыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә – аналардыр. Аналар балаларының һәр эшен гадәткә салырлар. Тәрбияле аналар – олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар”.
Ризаэддин Фәхреддин.
Караулар: 370 | Өстәде: gulshat | Дата: 01.02.2012 | Комментарийлар (0)

"Әнә күккә күтәрелеп кара әле: бая гына кап - кара болытлар агыла иде. Хәзер күк йөзе юып алгандай чип - чиста. Каршыбызга, тәгәрәп, кояш килә. Чәчәкләр, үләннәр, алар гына да түгел, барлык җан ияләре, сөенешеп, кояш нурларында коена. Әгәр вакыт - вакыт салкын кара болытлар кояшны  капламаса, без кояшка шулай сөенер идекмени? Бәхет тәмен без бит бәхетсезлек аша беләбез."
Фәнис Яруллин.
Караулар: 393 | Өстәде: gulshat | Дата: 27.01.2012 | Комментарийлар (0)

 

"Балагыз күз алдында үз-үзегезне хөрмәтле тотыгыз, алар сездән
үзләрен тотарга өйрәнсеннәр вә бу күләгәдә гаилә эчендә бердәмлек
вә мәхәббәт нык булыр.  
Хатыннарыгыз тәрбияләргә керешкәндә, балаларның араларына кермәгез, сез тәрбияләгәндә хатыннарыгыз да арага кермәсен. Бу нәрсә – тәрбия түгел, тәрбиясезлектер. Чөнки бу хәлне күреп, бала үзен кыерсытылган итеп санар вә иркәлеккә өйрәнеп, һичбер тәрбия алмыйча, ата белән ана арасында бер-берсеннән качып вә шикаять итеп йөрер"

 

Ризаэддин Фәхреддин
Караулар: 481 | Өстәде: gulshat | Дата: 20.01.2012 | Комментарийлар (1)

"Дөньяга килгән сәгать белән балалар тәрбиягә мохтаҗдыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә – аналардыр. Аналар балаларының һәр эшен гадәткә салырлар. Тәрбияле аналар – олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар”
Ризаэддин Фәхреддин.
Караулар: 369 | Өстәде: gulshat | Дата: 18.01.2012 | Комментарийлар (0)

"Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җиткергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә – гыйлемдер”
Ризаэддин Фәхреддин
Караулар: 437 | Өстәде: gulshat | Дата: 18.01.2012 | Комментарийлар (0)

"Балаларыгызны    үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең зманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Ризаэддин Фәхреддин
Караулар: 490 | Өстәде: gulshat | Дата: 18.01.2012 | Комментарийлар (0)

Пәнҗешәмбе, 27.06.2019, 03:10
Сәламлим Сезне, Гость группасы
Баш бит | Теркәлү | Керү
Керү формасы
-
Җырлар
Архив
безнең сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Барлыгы җавап: 147
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Нәни чат
500
Эзләү
ВК

Copyright MyCorp © 2019