Минем сайт
 Каталог статей
Баш бит » Статьи » Педагог турында гомуми мәгълүмат » Эшчәнлегемнең төп сфералары

Эшчәнлегемнең төп сфералары

2. Эшчәнлек

нең төп сфералары

Укыту эшчәнлеге

Тарификация буенча сәгатьләр

   24 (5-9 сыйныфлар)

Сыйныф һәм предметлар буенча дәреслекләр

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теле

 

Сыйныф

               авторы

нәшрият

Чыккан елы

данәсе

5

  Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова

 ТКН

2012

5

6

Н. В. Максимов, М.З. Хәмидуллина. 

 ТКН

2015

5

7

В.А.Гарипова,С.Х.Айдарова,Т.Г.Насибуллина

ТКН

2015

7

8

Р. Ә. Асылгәрәева, Р. А. Юсупов, М. К. Зиннуров

ТКН

2011

4

9

К. З. Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова, Р. Х. Мирзаһитов

ТКН

2011

4

 

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар әдәбияты

 

Сыйныф

       авторы

нәшрият

Чыккан елы

данәсе

5

Ф. Ф. Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина

Мәгариф-Вакыт

2014

5

6

Ф. Г. Галимуллин, Ф. К. Мифтиева, И. Г. Гыйләҗев

Мәгариф

2010

4

7

. М. Мусин, Ә. М. Закирҗанов, И. Г. Гыйләҗев, Р. С. Шәвәлиева

ТКН

2011

4

8

З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов

ТКН

2011

4

9

З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов

ТКН

2011

4

 

Сыйныф

тан тыш эшчәнлек

дәрестән тыш эшчәнлек

       “Гарәп графикасы” түгәрәге

Сыйныф җитәкчелеге

 6-7 сыйныфлар

 Административ    эшчәнлек 

      -

Методик эшчәнлек

Методик эшчәнлектә катнашу

(форма, дәрәҗә, башкара торган функция, тематика)

  1. Мәктәп методик берләшмәсе әгъзасы/ МББУ/ катнашучы/ “Системно – деятельностный подход как средство повышения качества обучения и формирования мотивированной компетентной личности”
    1. Төп гомуми белемнең ФДББС ын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме /МББУ/ сәркатип/ Төп гомуми белем бирүнең яңа ФДББС тормышка ашыру
  2. Район методик берләшмәсе әгъзасы/ муниципаль/ РМБ сайтын алып баручы/ “Применение системно – деятельностного подхода как способ формирования мотивированной компетентной личности”

Кулланыла торган белем бирү технологияләре:

 - технология

  - нәтиҗәлелек

1. Кулланыла торган технологияләр:

- проблемалы укыту

- системалы – эшлекле якын килү алымы

- Сингапур технологиясе элементлары

2. Куллануның нәтиҗәлелегенә анализ.

Проблемалы укытуның урыны һәм роле

Проблемалы укытуны (проблемалылыкны кертү) нинди методлар куллану үзенчәлегеннән чыгып, укытуның бөтен этапларында кулланырга мөмкин. Яңа белемнәр алу этабында ул проблемалы сөйләү, әңгәмә, лекция; ныгыту этабында — өлешчә эзләнү эшчәнлеге формасында була. Тулысынча тикшеренү эшчәнлеге укытуның бөтен этапларын да үз эченә ала.

Проблемалы укыту башка методлар структурасында кулланганлыктан, аны укытуның махсус методы, укытуның ниндидер яңа системасы итеп карарга кирәкми. Аны укучының танып белү эшчәнлеген оештыру үзенчәлегенә яңача якын килү дип билгеләү дөресрәк булыр.

Әлбәттә, теләсә нинди материал проблемалы ситуация тудыра алмый. Барлык конкрет информацияләр, фактлар, даталар, атамалар, үрнәк буенча чишелә торган мәсьәләләр, алгоритмнар проблемалы бурычлар була алмыйлар.

Проблемалы укытуны төшенчә, кагыйдә, законнар, эзләнүле-сәбәпле һәм башка логик бәйләнешләр кебек гомумиләштергән белемнәрне үзләштерүдә кулланырга була. Ул укучыларны һәм студентларны эзләнү бурычлары аша мәсьәләләрне хәл итү һәм белем алуның махсус алым һәм ысулларына өйрәнү кирәк булганда кулланыла.

Әзер информацияләрне күрсәтеп сөйләүгә караганда, белем алуның проблемалы юлы вакытны күп сарыф итү белән бәйләнгән, шуңа күрә проблемалы укытуга күчү турындагы мәсьәләне аерып куярга ярамый.

Проблемалы укытуны бердәнбер һәм өстенлекле укыту формасына әйләндерергә ярамый, ул укытуның башка күптән урнашкан формалары белән бәйләнештә кулланылырга тиеш.

Укытканда, һәрвакыт кешенең бөтен тормышында кирәк була торган белемнәрне кабатлап, искә төшереп торырга кирәк. Бары тик чагыштырмача аз күләмдәге белемнәр генә үзең эзләп табу формасында булырга тиеш, чөнки үзлектән эзләнү эшчәнлеге уку вакытының күп өлешен ала. Шулай да, әгәр материал мөмкинлек бирсә, аны куллануга зарурлык булса, әңгәмә һәм сөйләм барышында проблемалылык элементларын күбрәк куллану мөһим һәм кирәкле нәрсә.

Проблемалы укытуның үзенчәлекләрен һәм асылын кыскача карап чыгу шуны күрсәтә: чыннан да,  аны дөрес оештырганда, ул укучыларның анык көче үсешенә ярдәм итә (каршылыклар уйланырга, кыенсыну ситуациясеннән, проблемалы ситуациядән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итә); мөстәкыйльлеккә өйрәтә (проблеманы мөстәкыйль күреп алу, проблемалы сорауны формалаштыру, проблемалы ситуацияне хәл итүнең планын мөстәкыйль сайлау һ. б.), иҗади фикерләүне үстерә (белемнәрне мөстәкыйль куллана алу, хәл итү ысулларын табу, үзлектән стандарт булмаган хәл итү юлларын эзләү; ул иҗади эшчәнлеккә әзерлекне формалаштыруга, танып белү активлыгын үстерүгә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, формализм барлыкка килүне кисәтә. Проблемалы укыту белемнәрне үзләштерүнең ныклыгына (мөстәкыйль табылган нәтиҗә яхшырак үзләштерелә һәм озак вакытка онытылмый); аналитик фикерләүне үстерүгә (эш шартларына анализ ясала, хәл итү вариантларының мөмкинлеген үстерә); логик фикерләүне арттыруга (сайланган чишелешнең, аргументларның дөреслеген исбатларга өйрәтә); укучылар өчен шактый кыен, ләкин чишәргә мөмкин булган кыенлыкларны хәл итү белән бәйләп, уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырырга, белемнәрне комплекслы файдалануга зур ярдәм итә.

Кызганычка каршы, гамәлдәге дәреслекләрдә проблемалы укытуның санап үтелгән көчле якларын тормышка ашыру максатында бирем һәм мисалларны бик аз бирәләр. Методик әсбапларда да кайсы материалларны проблемалы укыту алымнары белән укытырга кирәклеге турында күрсәтмәләр юк дәрәҗәсендә.

Ә шулай да укыту әшчәнлеген укытучы нинди принципларны күздә тотып төзи?Билгеле яңа буын федераль дәүләт стандартларының таләпләре, максаты бар.

Эшлекле якын килү алымы.

Яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып,  балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү тора.

Системалы эшчәнлекне якын килү укучыларда түбәндәге нәтиҗәләрне булдырырга ярдәм итә:

- шәхси нәтиҗәләр (баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы);

- предметара нәтиҗәләр (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре );

- предмет нәтиҗәләре (уку предметын өйрәнү барышында яңа белемнәр алуда, аларны куллануда укучылар тарафыннан үзләштергән тәҗрибә)

Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен тәп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен өйрәнү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.

Белем алуның универсаль гамәлләре дүрт төрле:

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: тыңлый, ишетә, үз фикереңне диологта һәм монолог рәвешендә башкаларга җиткерү, башкаларны кимсетмичә үз фикереңне яклый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: ысул аерып ала белү, төрле белем чыганакларыннан файдалану, эчтәлекне модельләштерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, аны чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү.

Әхлакый: гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән гамәлләр.

Шәхси нәтиҗәләр:

1) Туган Республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

2) табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

универсаль уку гамәлләре:

1) дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

2) үз фикерләрен телдән, яки язмача 3) башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

4) укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

5) әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

6) эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

7) башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

8) балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

9) куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

10) иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Предметара нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

1) эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

2) укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;

3) укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

4) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

5) эш барышында гади генә эш кораллары белән эш

итә белү (линейка, карандаш, бетергеч...) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү;

6) эш сыйфатына бәя бирә белү;

7) уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

1) дәреслек белән эш итә белү;

2) хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;

3) этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку;

4) текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

5) текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;

6) укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

7) предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;

8) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү;

9) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;

10) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны, энциклопедияләрне, электрон дискларны, Интернетны мөстәкыйль таба белү;

11) уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү;

12) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;

13) алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар, конспект ярдәмендә күрсәтә белү;

14) текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү.

Коммуникатив җиткерә белү;

3) укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

4) сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

5) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

6) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару (әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү).

Предмет нәтиҗәләрен чагылдыра:

1) уку предметының эчтәлеге, максаты;

2) дәреслектәге шәхси, регулятив, танып белүгә, коммуникатив, предмет нәтиҗәләренә юнәлтелгән продуктив биремнәр.

Сингапур методикасының нәтиҗәлелеге

Аз комплектлы авыл мәктәпләрендә әлеге методиканы тулысы белән кулланып булмый, шулай да кайбер элементлары дәрестә бик булыша.

Сингапур методикасы куллану түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:

- дәресләрдә, «өйрәтү структурасы»н кулланып, үзенчәлекле мохит булдырыла;

- пассив, игътибарсыз укучыларны кызыксынучан, бер-берсе белән эшлекле формада аралаша белүчеләргә, актив хезмәттәшлек итүчеләргә, кискен фикер

йөртүчеләргә әйләндерә;

- укучының критик һәм креатив фикерләвен булдыра;

- укучыны кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзләргә һәм табарга өйрәтә;

- укытучы тәкъдим иткән биремне укучылар парлап яки төркемләп эшлиләр;

- сыйныфтагы hәр укучы бер-берсе белән фикер алыша;

- укытучы тарафыннан җиткерелгән һәр мәгълүмат баланың хәтерендә кала hәм аны уйлау, иҗади фикер йөртүгә этәрә;

- сыйныфта hәр укучының актив эшчәнлеге, мөстәкыйль фикер йөртеп, үз җавабын әйтүе күзәтелә.

     Әлеге структураларны дәресләрдә файдалану, укучыларны хезмәттәшлек итәргә, үз фикереңне җиткерә, башкаларныкын тыңлый белергә өйрәтә, төркемдә эшли белү күнекмәләрен үстерә, дәрестә һәр укучының эшчәнлеген активлаштыра.

 

ИКТ-компетентлылык

 

         ИКТ куллану

Тәҗрибә уртаклашу:

- Ачык дәресләр

- мастер-класслар

 - чыгышлар

 “Файллар” һәм “Фотографияләр” бүлегендә китерелгән

Җәмәгать эшчәнлеге

Мәктәп тормышында катнашу

Дәрестән тыш чаралар үткәрү, бәйрәмнәр оештыру, укучылар белән катокта һәм чаңгы трассасында шөгыльләнү, конкурсларда катнашу, тимур эше, авыл җирлеге концертларында катнашу,  агитатор

Ресурс база

Кулланыла торган  заманча белем бирү чаралары  

ноутбук, мультимедиа, онлайн тестлар. виртуаль гимназия һәм музейлар, цифрлы белем бирү ресурслары, интерактив китаплар, интерактив күнегүләр һәм дәреслекләр, шәхси сайт

Кабинетның белем бирү һәм методик базасы

       “Кабинет паспорты”

Категория: Эшчәнлегемнең төп сфералары | Өстәде: gulshat (20.12.2015)
Просмотров: 501 | Рейтинг: 5.0/1
Барлыгы комментарийлар: 0
Исем *:
Email:
Код *:
Пәнҗешәмбе, 16.08.2018, 06:58
Сәламлим Сезне, Гость
Баш бит | Теркәлү | Керү
Керү формасы
Бүлек категорияләре
Педагог турында гомуми мәгълүмат [2]
Эшчәнлегемнең төп сфералары [1]
-
Җырлар
безнең сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Барлыгы җавап: 140
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Нәни чат
500
Эзләү
ВК

Copyright MyCorp © 2018