Минем сайт
 Каталог файлов
Баш бит » Файллар » Фәнни-тикшеренү эшләре

Нәби Дәүлинең “Җимерелгән бастион” әсәрендә фигыль дәрәҗәләренең кулланылышы
[ Сервердан йөкләргә (36.8Kb) ] 16.09.2016, 09:12

Фигыль дәрәҗәләре –  мәктәп программасына кертелмәгән, ләкин өйрәнелергә тиешле гаять күләмле категория. Татар тел белемендә дәрәҗә категориясен өйрәнә башлау Г. Алпаров, М.З. Зәкиев, Ф. Ә. Ганиев исемнәре белән бәйле. Кушымчалар ярдәмендә эшнең үтәлү характерын белдергән фигыльләргә карата “дәрәҗә” терминын башлап Г. Алпаров куллана.               М. З. Зәкиев исә аналитик юл белән эшнең үтәлү ысулын белдергән очракларны да дәрәҗә дип тикшерә. Бу үзенчәлекле грамматик күренеш дәрәҗә категориясе сыйфатында соңрак Ф. Ә. Ганиев тарафыннан   җентекләп яктыртыла. Фигыль сүз төркемен өйрәнүгә зур өлеш керткән Д. Г. Тумашева шулай ук дәрәҗә категориясенең кайбер аспектларын тасвирлый. Ф. Хисамованың морфлогия буенча хезмәтләрендә дә дәрәҗә категориясе шактый урын алган.

Тикшеренү  эшемдә мин дә фигыльнең  әлеге категориясен төрле яклап яктыртырга булдым. Максатым – фигыльдә дәрәҗә категориясенең сөйләм төзүдәге әһәмиятен билгеләү, фигыльгә грамматик анализ ясаганда туган мәсьәләләргә ачыклык кертү. Бурычларым – Нәби Дәүлинең “Җимерелгән бастион” әсәрендә фигыль дәрәҗәләренең кулланышын күзәтү, фигыль дәрәҗәләрен ясаучы грамматик күрсәткечләрне ачыклау.

Морфологик анализ ясаганда, кайбер очракларда фигыльнең төркемчәсен билгеләү кыенлык тудыра. Мәсәлән, “Гайшә бүтән тыңлап тормады” җөмләсендә “тыңлап тормады”  фигылен хәл фигыль яки хикәя фигыль итеп билгеләргәме, әллә тезмә фигыль итеп караргамы? Мәктәп дәреслегендә, тезмә фигыльләр итеп, “ярдәм ит”, “карар кыл” кебек формалар гына күрсәтелгән. Әлеге типтагы фигыльләрне ничек тикшерергә соң? Тикшерү эшемнең актуальлеге дә шул мәсьәләгә бәйле.

Әлеге мәсьәләне ачыклаганда, мин фигыль дәрәҗәләренә кагылышлы фәнни әдәбият белән танышып чыктым, төрле галимнәрнең фикерләрен чагыштырып, нәтиҗәләр ясадым. Тикшеренү объектым булып, якташыбыз Н. Дәүлинең “Җимерелгән бастион” әсәрендә кулланылган төрле дәрәҗәдәге фигыльләр тора. Мисаллар шул әсәрдән алынган.

Категория: Фәнни-тикшеренү эшләре | Өстәде: gulshat | Теглар: Нәби Дәүлинең “Җимерелгән бастион”
Просмотров: 222 | Йөкләүләр: 25 | Рейтинг: 0.0/0
Барлыгы комментарийлар: 0
Исем *:
Email:
Код *:
Җомга, 24.11.2017, 19:53
Сәламлим Сезне, Гость
Баш бит | Теркәлү | Керү
Керү формасы
Бүлек категорияләре
аудио- һәм видеофайллар [1]
аудио - һәм видеофайллар
норматив документлар [4]
норматив документлар
укучыларым иҗаты [10]
укучыларым иҗаты
Ярдәме тияр! [13]
Ярдәме тияр
Фәнни-тикшеренү эшләре [4]
Проектлар [1]
Дәрес эшкәртмәләре [16]
Эш программалары [23]
Мөстәкыйль эшләр өчен [15]
Сыйныф җитәкчесенә [14]
Презентацияләр [12]
-
Җырлар
безнең сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Барлыгы җавап: 131
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Нәни чат
500
Эзләү
ВК

Copyright MyCorp © 2017