Минем сайт
 Каталог файлов
Баш бит » Файллар » Дәрес эшкәртмәләре » 5 нче сыйныф

Сүз басымы. Сүзләрне дөрес әйтү нормалары
[ Сервердан йөкләргә (29.4 Kb) ] 10.11.2015, 23:32

Класс

Үткәрү вакыты 

Дәреслек бите

 

32

5 татар төркеме

19.11

 

Дәрес темасы

Сүз басымы темасын кабатлау.

Максат һәм бурычлар

Предмет гамәлләре.  Татар телендә басымның соңгы иҗеккә төшүен белү; сүзгә кушымча ялганганда, басымның соңгы иҗеккә күчә баруын аңлата белү; телендә сүз басымының соңгы иҗеккә төшмәгән очракларын белү; тексттан сүзнең басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләрне таба белү; татар теленә, рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләрдә, басымның шул телдәгечә куелуын белү.

Танып белү гамәлләре. Мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү

Коммуникатив гамәлләр. Иптәшенең гамәлләрен бәяләү, күрше белән хезмәттәшлек итү.

Регулятив гамәлләр. Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм, аларга ияреп, гамәлләр кылу;

Шәхескә кагылышлы гамәлләр. Сүзләрне дөрес басым белән укый белү

Дәрес тибы

ныгыту

Җиһазлау, ЦОР.

 

 

Дәрес этаплары

Укытучы максаты

Укчы максаты

Эш төрләре

УУК

Оештыру

1 мин

Дәресне оештыру , уңай психологик халәт тудыру

Дәрестәге эшчәнлеккә әзерлек башкарыла

Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәресне башлау.

рег. үз эшчәнлегеңне оештыра белү

Өй эшен тикшерү

5 минут

өй эшенең үтәлешен тикшерү. Узган дәрес материалының үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклау

Басымны үзенә алмый торган кушымчаларны искә төшерү

Узган дәреснең темасын искә төшерү.

Басымны үзенә алмый торган кушымчалары булган сүзләрне тактага чиратлап чыгып язалар, мисаллар китереп аңлаталар.

  Нәтиҗә: юклык кушымчалары, зат  - сан кушымчалары, рәвеш кушымчалары басымны үзенә алмый, боерык фигыльләрдә, сорау алмашлыкларында басым беренче иҗекккә төшә.

предм.  Сүзләрне дөрес басым белән укый белү

Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек

 

3 минут

 эшчәнлекнең темасын, максатын билгеләргә өйрәтү.

үз эшеңне планлаштырырга өйрәнү.

  • Охшаш сүзләрне табарга, мәгънәсен аңлатырга, аермасын аңлатырга, нәтиҗә ясарга.

 

Сезнең кызыл алмагыз, безнең кызыл алмабыз,

Сезнең кызыл алмагызны саргайтырга алмабыз.

 

  • Димәк, без дәрестә нинди тема өйрәнәчәкбез?
  • “Басым”  темасын өйрәнәбез.
  • Басым куярга: басма – басма.  Басымны үзгәртсәк, ниләр үзгәрә?
  • Сүзнең мәгънәсе бөтенләй үзгәрә.
  • Басымны дөрес куеп уку безгә ни өчен кирәк?
  • Без әйтергә теләгән фикер кешеләргә аңлашылсын өчен, сөйләм матур булсын өчен кирәк.

 Дәреснең темасын  ачыклау, максатны формалаштыру.

 танып белү. Мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү

шәх. Сүзләрне дөрес басым белән укый белү

Ныгыту

 

5 минут

 

 

 

 

5 минут

 

2 минут

Дөрес укылган һәм укылмаган сүзләрне танырга, сүзләргә басым куярга өйрәтү

Эш тәртибен аңлату, диктант яздыру, иптәшләреңнең җавабын бәяләү, ялны дәрес материалы белән бәйләү

диктант. Мин кагыйдә әйтәм, сез дәфтәргә  мисал язасыз.

  1. Боерык фигыльләрдә басым беренче иҗеккә төшә.
  2. Сорау алмашлыкларында басым беренче иҗеккә төшә.
  3. Татар теленең үз сүзләрендә басым кушымчага күчә бара.
  4. Юклык кушымчаларына басым төшми.
  5. Зат – сан кушымчаларына басым төшми.

 

Нәтиҗә. юклык кушымчалары, зат  - сан кушымчалары, рәвеш кушымчалары басымны үзенә алмый, боерык фигыльләрдә, сорау алмашлыкларында басым беренче иҗекккә төшә.

 

 

128 нче күнегү. Дөрес басым белән укырга, җавабын табарга. Басымы үзгә булган сүзләрне аңлатырга.

Нәтиҗә: дөрес басым белән укылган текст матур яңгырый.

 

физминутка. Мин дөрес басымлы сүз укысам – кул чабасыз, дөрес булмаса – утырасыз.

КүтәрәбЕз - , тӨшмә+, тартАсың+, ничЕк - , язАбыз +, татарчА - , төлкедӘй - , бЕлегез +, сөйлӘ - , бОрыл+.

ком. күрше белән хезмәттәшлек итү

 

 

 

 

 

 

 

Рег. Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм, аларга ияреп, гамәлләр кылу;

предм. тексттан сүзнең басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләрне таба белү

 

 

Категория: 5 нче сыйныф | Өстәде: gulshat | Теглар: Сүз басымы. Сүзләрне дөрес әйтү нор
Просмотров: 1542 | Йөкләүләр: 107 | Рейтинг: 0.0/0
Барлыгы комментарийлар: 0
Исем *:
Email:
Код *:
Чәршәмбе, 20.06.2018, 21:52
Сәламлим Сезне, Гость
Баш бит | Теркәлү | Керү
Керү формасы
Бүлек категорияләре
5 нче сыйныф [4]
дәрес эшкәртмәләре
6 нчы сыйныф [5]
7 нче сыйныф [2]
8 нче сыйныф [5]
9 нчы сыйныф [1]
-
Җырлар
безнең сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Барлыгы җавап: 139
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Нәни чат
500
Эзләү
ВК

Copyright MyCorp © 2018